Егетләрнең әти-әниләре рәхмәт әйтә
19 ноябрьдә Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортында мобилизациягә алынган улларыбызга багышланган кичә оештырылды.
Минем улым Николай да мобилизация буенча Ватан сагына китте. Ул бүгенге көндә инде хәрби операция зонасында.
Без – мобилизациягә алынган егетләрнең әти-әниләре шундый авыр вакытта безгә терәк булган авылдашларыбызга, кичәне оештырган мәдәният хезмәткәрләренә, катнашучы артистларга, Баграж җирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеевка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Улларыбызның тиз арада җиңү белән исән-сау кайтуларын көтеп калабыз.
Мобилизацияләнгән солдатларның әти-әниләре исеменнән Клара Фролова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев