8 сентябрьдә районның Сәвәләй, Урсай, Александр Бистәсе авыл җирлекләрендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте. Сәвәләй авыл җирлегенең 3нче Клуб округы буенча депутат булып, 100 процент тавыш җыеп, Сергей Александрович Токмачев (ГРЭС директоры), Урсай авыл җирлегенең 2нче Яшьләр округы буенча, 92,5 процент тавыш җыеп, Евгений Николаевич...
8 сентябрьдә районның Сәвәләй, Урсай, Александр Бистәсе авыл җирлекләрендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте.
Сәвәләй авыл җирлегенең 3нче Клуб округы буенча депутат булып, 100 процент тавыш җыеп, Сергей Александрович Токмачев (ГРЭС директоры), Урсай авыл җирлегенең 2нче Яшьләр округы буенча, 92,5 процент тавыш җыеп, Евгений Николаевич Абрамов (район электр элемтәсе үзәге башлыгы), 4нче Урсай округы буенча, 94,7 процент тавыш җыеп, Валерий Рафак улы Шәйхетдинов («Домстрой-Әлмәт инженерлык-төзелеш компаниясе» ҖЧШ директоры), Ал. Бистәсе авыл җирлегенең 5нче Клуб округы буенча, 92 процент тавыш җыеп, Алексей Алексеевич Рагузин (крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы) сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев