Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Сергей Максимов: “Минем булачак һөнәрем” программасы эшче һөнәрләрен популярлаштыруга ярдәм итәр дип уйлыйм

Политехник колледж - Зәйдә шәһәр-район предприятиеләре өчен энергетика, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше юнәлешләре буенча белгечләр әзерли торган бердәнбер һөнәри белем бирү учреждениесе.

Теләсә кайсы төбәкнең уңышлы үсеше кадр-лар потенциалына бәйле. Политехник колледж - Зәйдә шәһәр-район предприятиеләре өчен энергетика, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше юнәлешләре буенча белгечләр әзерли торган бердәнбер һөнәри белем бирү учреждениесе. Уку йортының эшчәнлеге, агымдагы елга һәм киләчәккә планнары турында без колледж директоры Сергей Максимов белән сөйләштек.


-Сергей Васильевич, әңгәмәбезне уку йортының контингенты, ягъни белем алучыларның составы турында сөйләшүдән башлыйк әле...


-Сер түгел, политехник колледж студентлары - шактый катлаулы категория. Бүгенге көндә бездә 545 студент белем ала, шуның 184е - тулы булмаган, 88е күп балалы гаиләләрдә яши, 23 егет-кыз - ятим бала, 20се - инвалид, 15 студент имин булмаган гаиләләрдән, 8 кеше балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсендә исәптә тора, 338е – "социаль риск төркеме" студентлары категориясендә. Безнең төп контингентыбыз - шәһәр мәктәпләре укучылары, авыл мәктәпләреннән 79 кеше укый, чит шәһәрләрдән килгән студентлар - 41.


- Шәхес формалаштыру өчен социаль риск төркеменә кергән студентларны дәрестән тыш эшчәнлеккә җәлеп итәргә кирәк. Уку йортында яшүсмерләрне адаптацияләү тиз һәм уңышлы социальләштерүдә һәм хокук бозуларны нәтиҗәле профилактикалауда нинди чаралар кулланыла?


-Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча 90 кешене колачлаган 7 спорт секциясе эшли. Шулай ук спорт, башка төр профилактик һәм агарту чаралары, студентларның төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашуына зур игътибар бирелә. Колледжда яшьләр оешмалары һәм төрле юнәлештәге берләшмәләр эшли. «Лицей» театр студиясе һәм хореография түгәрәкләрендә 34 кеше шөгыльләнә, "Экостайл" экология юнәлешендә эшләүче команда 12 студентны берләштерә, волонтерлар хәрәкәте һәм "Профистайл" командасы 17 студенттан тора. Бездә патриотик юнәлештәге берләшмәләр дә бар. Әйтик, Кухарев исемендәге яшьармия отряды (12 студент), "Гвардия" эзтабарлар отряды (5 студент), «Форпост» отряды (30 студент). “Россия студентлар отрядлары" хәрәкәтенә 25 студент керде.
Бездә үзидарә системасы гамәлдә. Колледжның студентлар советы, тулай торак студентлар советы (37 студент) эшли. Студентлар фәнни берләшмәсе 10 студентны берләштерә.
Белгечләрне әзерләү барышында уку процессында практик әзерлеккә генә түгел, ә дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә. Ворлдскиллс һәм Абилимпикс хәрәкәтендә катнашу аша гамәли юнәлешле әзерлекне үстерү алып барыла.
Узган уку елында колледж коллективы бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләргә ирешә алды. WorldSkills бәйгесендә «Кабельле электр тапшыру линияләрен эксплуатацияләү» компетенциясендә безнең студентлар төбәк этабында беренче һәм икенче урыннарны алдылар.


-Быелгы уку елында нинди яңалыклар кертелде?


-Челтәр компаниясе һәм көчәнеш астында эшләү үзәге белән берлектә укытуның дуаль системасы булдырылды. Дуаль укыту буенча әзерлекнең теоретик өлеше колледж базасында уза, ә практик өлеше предприятиенең эш урынында. Предприятиеләр колледжга анык күләмдә белгечләргә заказ бирә һәм студентлар предприятиедә, укудан аерылмыйча гына, практика уза.


-Сезнең уңышлар уку йортында заманча профессиональ дәрәҗәдә укыту өчен яхшы матди-техник җиһазланыш булуын раслый...


-Әйе, бу безгә мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эшен оештырырга, аларга һөнәрләрне дөрес сайлау мөмкинлеген дә бирә. Әлеге максатка ирешү өчен бездә “Мәктәп-колледж” системасы эшли. Ул мәктәпләр белән үзара бәйләнешне үз эченә ала.
Без «һөнәри пробалар», мәктәп укучылары һәм ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне", мәктәп укучылары арасында һөнәри осталык конкурслары, фәнни-гамәли конференцияләр уздырабыз. Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге дәүләт заказын үтәүгә юнәлдерелгән. Быел колледжга абитуриентлар кабул итү саннары үткәрелгән чараларның тулысынча уңай нәтиҗә бирмәвен күрсәтте. 165 бюджет урыны була торып, 146 гына студент кабул итә алдык, шуларның 22се - чит шәһәрләрдән. Машина төзелеше технологиясе белгечлеге буенча төркем җыелмады. Быел муниципаль район мәктәпләренең IX сыйныфларын тәмамлаган 440 укучының 148е генә Зәйдә калды (шуның 124е колледжга килде) һәм 168 укучының башка шәһәрләргә китүе ачык-ланды. IX сыйныфны тәмам-лаучыларның саны ике елдан артачак. Шуңа күрә безнең алда 2-3 елдан колледжга укырга килергә теләүчеләрне бюджет нигезендә кабул итә алырбызмы дигән сорау тора. Тагын бер сорау - без укучыларны җәлеп итә торган һөнәрләргә өйрәтәбезме соң? Әлеге уңайдан без «Минем булачак һөнәрем» программасын эшләдек. Анда без мәгариф идарәсе, шәһәр һәм авыл мәктәпләре белән берлектә мөмкин булган һөнәри юнәлеш бирүче чаралар программасын тәкъдим итәбез. Бу чаралар эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Без мастер-класслар, экскурсияләр үткәрү эшен дәвам итәргә планлаштырабыз. «Пешекче», «Электрчы», «Программист», «Эретеп ябыштыручы», «Тегүче» белгечлекләре буенча VIII сыйныф укучылары белән ачык конкурслар үткәрергә, IX сыйныф укучылары өчен «График дизайн», «Пешекче эше», «Электромонтаж», «Эшмәкәрлек», «Мода технологияләре» компетенцияләре буенча һөнәри осталык чемпионатын киңәйтергә уйлыйбыз.

Фотолар "Зщй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев