Зәйдә узган атнада янгын хезмәте 12 чакыру алган. Бәхеткә, аларның 1се генә янгын очрагы буенча. 24 июльдә төнлә Югары Шепкә авылында берәүләрнең мунчасы эчтән яна башлый. Ләкин янгынга көчәеп китәргә мөмкинлек калдырылмый. Әлеге аның килеп чыгу сәбәбен ачыклау бара. Чүп-чарга ут төртү ярамаганлыгын күпләр әле һаман аңлап бетерми, шундый очрак...
Зәйдә узган атнада янгын хезмәте 12 чакыру алган. Бәхеткә, аларның 1се генә янгын очрагы буенча. 24 июльдә төнлә Югары Шепкә авылында берәүләрнең мунчасы эчтән яна башлый. Ләкин янгынга көчәеп китәргә мөмкинлек калдырылмый. Әлеге аның килеп чыгу сәбәбен ачыклау бара. Чүп-чарга ут төртү ярамаганлыгын күпләр әле һаман аңлап бетерми, шундый очрак буенча янгын сүндерүчеләр 5 мәртәбә урынга чыккан. Шаяртырга яратучылар да кимеми, чакыруларның 4се - шундый. Кешеләрнең бу гамәлен дә аңлап булмый. Янгын дип шаяртырга кем генә җөрьәт итә икән? Уеннан уймак чыгуы да мөмкин булуын истән чыгармыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев