Шәхси йорт төзүчеләргә газ үткәрү яңача була
Әлегә уңайдан Зәйдә гариза бирүчеләр бар инде.
Россия Президенты Владимир Путин газны участокларга түләүсез җиткерү программасын кертүне йөкләде, ягъни шәхси йортларда яшәүчеләр үзләренең җир кишәрлеге чигенә кадәр кертелгән газ өчен бер тиен дә түләргә тиеш түгел. Моны хәзер дәүләт үз өстенә ала. Әлеге яңалыкны шәхси йорт төзүчеләр хуплап каршы алды.
Шуңа бәйле рәвешле шәһәр газ хуҗалыгы кулланучылар гаризалары буенча эшли башлаячак. Әлегә уңайдан гариза бирүчеләр бар инде.
-Зәйдә әлегә 186 йорт хуҗасына план төзелде. Ул Казан белән килештерелде. Аның буенча эш бара, гаризалар кабул ителә, - ди шәһәр газ хуҗалыгы остасы Владимир Дуболазов.
Шулай итеп, шәһәр газ хуҗалыгы кулланучылар гаризалары буенча эшкә керешә. Социаль газлаштыруга 200гә якын кеше гариза язган инде.
Җир кишәрлеге бирелгән күп балалы гаиләләрне исәпкә алсак, андыйлар шактый булыр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев