Социаль-көнкүреш объектларын кышка әзерләүгә күзәтчелек итү буенча оештырылган штабның чираттагы утырышы кичә Югары Шепкә мәктәбендә үтте. Утырышны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов катнашты. Штаб әгъзалары, чакырылган оешма җитәкчеләре, кайбер авыл җирлекләре башлыклары башта мәктәп котельныен карадылар. 21 ел элек эшли башлаган...
Социаль-көнкүреш объектларын кышка әзерләүгә күзәтчелек итү буенча оештырылган штабның чираттагы утырышы кичә Югары Шепкә мәктәбендә үтте. Утырышны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов катнашты. Штаб әгъзалары, чакырылган оешма җитәкчеләре, кайбер авыл җирлекләре башлыклары башта мәктәп котельныен карадылар. 21 ел элек эшли башлаган бу котельный - төзек, әмма ул зур чыгымлы. Шуңа күрә мәктәпне җылыту өчен аз чыгымлы заманча котельный булдыру турында уйланыла. Мәктәптә үткән киңәшмәдә котельныйларны җылыту сезонына әзерләүдән тыш, авылларга су кертү буенча республика программасы үтәлеше, юллар төзү-төзекләндерү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев