Яңалыклар

Штрафка тарту түгел, кисәтү эшен максат итик

Бүген хакимияттә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә белән хезмәттәшлекне оештыру бүлеге башлыгы Фаил Салихов һәм район башлыгы Татьяна Воропаева катнашында агымдагы елның беренче яртысында административ җәзага тарту нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл утырышында шулай дип белдерелде. Аңа шәһәр-районның барлык тикшерү органнары җитәкчеләре чакырылды. Сөйләшүдә быелның...

Бүген хакимияттә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә белән хезмәттәшлекне оештыру бүлеге башлыгы Фаил Салихов һәм район башлыгы Татьяна Воропаева катнашында агымдагы елның беренче яртысында административ җәзага тарту нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл утырышында шулай дип белдерелде. Аңа шәһәр-районның барлык тикшерү органнары җитәкчеләре чакырылды. Сөйләшүдә быелның беренче яртысында районда административ хокук бозган өчен штрафка тарту очраклары анализланды. Ел башыннан тикшерү органнары тарафыннан юридик һәм физик затларга салынган штрафлар күләме 500 мең сумга җиткән. Аларның күпчелеге - бюджет оешмалары. Шунысын да әйтик, җирле үзидарәләрнең вәкиләтләре артса да, аларга йөкләнгән мәсьәләләр, туып торучы проблемаларны хәл итү финанс ресурслары белән ныгытылмый. Шуңа күрә кайбер проблемалар штрафны нинди күләмдә салсаң да, хәл ителми. Утырышта сүз нәкъ менә җаваплы затны яисә оешманы штрафка тартканчы тикшерү органнарына аны хәл итү юлларын бергәләп эзләү кирәклеге, гомумән, беркетмәләр, штрафлар саны артыннан кумыйча кисәтү чаралары куллану, аңлатуны беренчел эш итү кирәклеге турында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Штрафка тарту түгел, кисәтү эшен максат итик
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар