2 - 4 августта Алабуга шәһәрендә VI Бөтенроссия Спас ярминкәсе үткәрелә. Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы сезне шәһәрнең тарихи өлешендә - Шишкин буасында узачак ярминкәгә чакыра. Ел саен ярминкәгә Россиянең барлык төбәк-ләреннән һәм чит илләрдән йөзләгән оста килә. Аларның декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге традицияләрен саклауда һәм үстерүдә роле...
2 - 4 августта Алабуга шәһәрендә VI Бөтенроссия Спас ярминкәсе үткәрелә. Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы сезне шәһәрнең тарихи өлешендә - Шишкин буасында узачак ярминкәгә чакыра.
Ел саен ярминкәгә Россиянең барлык төбәк-ләреннән һәм чит илләрдән йөзләгән оста килә. Аларның декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге традицияләрен саклауда һәм үстерүдә роле зур. Бәйрәм рухы һәм эксклюзив тауарларны киң сайлау мөмкинлеге сатып алучыларны, шул исәптән туристларны үзенә җәлеп итә.
Осталар оригиналь һәм сыйфатлы продукция генә алып килә. Болар - җитеннән, тире, күн, киездән кием-салым һәм баш киемнәре. Йортта уңайлылык тудыру өчен тауарларны сайлау мөмкинлеге зур: тукылган, бәйләнгән, чигелгән эскәтерләр, шторалар, келәмнәр, җәймә, салфетка, япмалар. Моннан тыш, керамик, фарфор, агачтан уеп ясалган әйберләр һәм пыяла савыт-сабаның киң ассортименты тәкъдим ителә. Ә кырыйда гына самавырлар, курыстан, саламнан, тал чыбыгыннан үрелгән йорт кирәк-ярагы, төрле материаллардан ясалган картина һәм паннолар, сувенирлар, курчак, уенчыклар... Гадәт-тәгечә Спас ярминкәсендә хатын-кызларны киң ассортиментта бизәнү әйберләре һәм аксессуарлар көтә.
Болар белән генә ярминкәдә тәкъдим ителүче тауар бетми, ярминкә һәр елны яңа, көтелмәгән сюрпризлар белән куандыра. Килегез һәм барысын да үз күзләрегез белән күрегез!
Шушы ук вакытта биредә Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале дә узачак. 3 көн дәвамында алабугалылар, туристлар һәм күп санлы кунаклар аһәңле кыңгырау чыңын тыңлый ала. Бу фестивальдә 90 чаң кагучы, музыкант, дини җырлар, фольклор әсәрләре, рус халык җырларын һәм биюләрен башкаручылар катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев