Көннәрнең эссе торуы кешеләрне су буйларына тарта. Соңгы көннәрдә күрше-тирә районнарда судңа батып үлү очракларының ешаюы борчу тудыра. 30 июнь- 3 июльдә Түбән Кама һәм Мамадыш районнары сулыкларында 5 кеше батып үлгән. Соңгысы Мамадыш районы Катмыш авылы буасында Казаннан кунакка кайткан 16 яшьлек кызның үлеме белән бәйле. Кыз бала буага...
Көннәрнең эссе торуы кешеләрне су буйларына тарта. Соңгы көннәрдә күрше-тирә районнарда судңа батып үлү очракларының ешаюы борчу тудыра. 30 июнь- 3 июльдә Түбән Кама һәм Мамадыш районнары сулыкларында 5 кеше батып үлгән. Соңгысы Мамадыш районы Катмыш авылы буасында Казаннан кунакка кайткан 16 яшьлек кызның үлеме белән бәйле. Кыз бала буага һава тутырылган матрас белән керә, җил чыгып, аның матрасын әйләндереп каплый, кыз бата башлый, аны коткарырга бер егет ташланса да, исән килеш судан алып чыга алмый. Шуңа күрә йөзә белмәгән килеш һава тутырылган махсус әйберләргә ышанып суга керү катгый тыела, ди белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев