Табиб булып туган ул - Нәбиула Ихинданов
Зәйне хөрмәтле табибы Нәбиула Ихинданов Дагестан дәүләт медицина академиясендә хирург белгечлеген үзләштерә, ә Татарстанга күчеп килгәч, отолоринголог белгечлеге буенча интернатура тәмамлый. Бүгенге көндә Нәбиула Муртазалиевичның дистә елдан артык табиблык стажы бар.
Зәй табибы Нәбиула Ихинданов турында Фәннур Миннекәев яза:
Ул табиб булып туган.
Күп илләрне урап чыкканнан соң,
Кайтып төшкәч туган ягыма:
"Гашыйк булмадыңмы ят җиргә?" - дип,
Дагстаным дәште тагын да.
Язмамны Дагестанның бөек шагыйре Рәсүл Гамзатов шигыре белән башлыйм әле. Чөнки язмам Дагестан улы, табиб Нәбиула Муртазалиевич Ихинданов турында.
Яшь барган саен авыру да көчәя башлый икән. Сабый чакта булган операция эзен калдыргандыр, мөгаен. Тыны беткәннең көне беткән, диләр халыкта. Сулыш ала алмау, чыннан да, бик яман хәл.
Авыр хәлдә район үзәк дәваханәсенә барырга туры килде. Ходай рәхмәте белән бик яхшы табиб кулына эләктем. Лор-табиб Нәбиула Ихинданов берсүзсез кабул итеп, үзенең киңәшләрен бирде, ятып дәваланырга кирәк булачагын әйтте, шул ук көнне палатага салды. Инде мондый төр операцияне беренче тапкыр гына үткәрмәсәм дә, күңелне нәрсәдер борчып, бимазалап торды. Күңел тынычлыгым югалды. Табиб минем халәтемне сизеп алып, мине шаяртты, дусларча елмайды. Икенче көнне бер сәгать егерме минутка сузылган операцияне уңышлы итеп үткәрде. Мин ,әлбәттә, тулысы белән Нәбиула Муртазалиевичка ышана идем. Чөнки ике ел элек ул инде миңа мондый операция ясаган иде. Чыннан да, ул - үз эшен яхшы белүче, бик игътибарлы, сизгер табиб.
Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, «ак халатлы фәрештәләр» дип йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр икәнен барыбыз да аңлап бетермибез, кайвакытта рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Юкса, авыр, җаваплы эш ул табиб һөнәре, алар кулында - кеше гомерләре!
Нәбиулла Ихинданов мәктәпне тәмамлагач та, кайсы юнәлешне сайлыйм икән дип икеләнеп тормый – ул булачак һөнәрен төгәл күзаллый.
«Мәктәптә укыганда ук табиб булырга дигән хыялым бар иде. Мин медицина өлкәсен сайлаганга өйдәгеләр дә каршы булмадылар. Киресенчә: “Улым, булдыра алсаң укы, кешеләргә кулыңнан килгәнчә ярдәм ит“, - диделәр. Чөнки гаиләдә Нәбиула Ихинданов бердәнбер табиб түгел, аның бертуганы Корбан Муртазалиевич теш табибы.
Әйе, мин табиб булыр идем, дигән уй һәрберебезнең балачакта күңеленә кереп калгандыр. Мөгаен, һәр кеше иңнәренә ак халат салып, кешеләрне терелтеп йөрүләрен күз алдына китереп үскәндер. Ләкин, үсә төшкәч, бу һөнәрнең ни дәрәҗәдә җаваплы булганын аңлыйсың һәм әллә башка һөнәр сайларга микән, дигән шикле уйлар килә. Минемчә, теләгең булса, бу һөнәр алдында булган җаваплылык та, бу һөнәрнең авырлыгы да киртә була алмыйдыр.
Шундый хыяллары белән Нәбиула Дагестан дәүләт медицина академиясенә укырга керә, хирург белгечлеген үзләштерә, ә Татарстанга күчеп килгәч, отолоринголог белгечлеге буенча интернатура тәмамлый. Бүгенге көндә Нәбиула Муртазалиевичның дистә елдан артык табиблык стажы бар.
- Авырып аяктан егылгач кына табиблар янына килергә кирәкми. Чир беленә башлауга ук табиб янына бару мөһим. Чөнки авыруны башлангыч чорында дәвалау җиңелрәк. Профилактик чара һәм авыр хәлдә дәваланып яту - алар икесе ике нәрсә. Шуңа күрә сәламәтлек турында алдан кайгырту кирәк,- ди ул.
Аның фикеренчә, медицинада хезмәткәрне хезмәт хакы, керемнән бигрәк беренче чиратта кеше сәламәтлеге борчый. Аның гомерен саклап калу мөһим.
Бүген Нәбиула Муртазалиевич - табиб буларак, үз эшенең чын остасы. Аның игътибарлылыгы, кешеләрне яратуы, тормыш сөючәнлеге башкаларга үрнәк булып тора. Ул табиб булып туган. Олы мәгънәгә ия булган бу сүзләр - табиб өчен иң зур бүләк! Чын йөрәктән, рәхмәт Сезгә! Табиб буларак та, кеше буларак та Сез олы хөрмәткә лаек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев