Тагын бер зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган
Республикада коронавирусның яңа 102 очрагы теркәлгән.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 102 яңа очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 32 кеше хастаханәләргә салынган, 70 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 31, Чаллыда – егерме алты, Әлмәттә – алты, Чистайда – биш, Түбән Кама районында – дүрт кешегә коронавирус диагнозы куелган. Бөгелмә, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Тукай районнарында - өчәр, Яшел Үзән, Мамадышта – икешәр, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән.
10 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 27 836 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 23 612 кеше терелде, шул исәптән 17 кеше узган тәүлектә савыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев