Тагын өч зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган
Республикада коронавирусның яңа 94 очрагы теркәлгән.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 94 яңа очрагы теркәлгән, бишесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 27 кеше хастаханәләргә салынган, 67 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 42, Чаллыда – 15, Тукай районынада – алты, Түбән Кама, Әлмәт районнарында – бишәр кешегә коронавирус диагнозы куелган. Алабуга, Зәй районнарында - өчәр, Алексеевск, Лениногорск, Нурлат районнарында – икешәр, Аксубай, Актаныш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас районнарында берәр очрак теркәлгән.
9 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 27 734 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 23 595 кеше терелде, шул исәптән 51 кеше узган тәүлектә савыккан.
Бүгенге көнгә 1 107 745 кешегә вакцина ясалды. Шуларның 965 214е – вакцинаның икенче компонентын ясатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев