Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Тагын ике Зәй кешесенә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада коронавирусның яңа 146 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 146 яңа  очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 29 кеше хастаханәләргә салынган, 117 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 68, Чаллыда – 28, Әлмәттә – тугыз, Чистайда – сигез, Түбән Кама  районында – алты, Буа районында – дүрт, Тукай  районында - өч кешегә коронавирус диагнозы куелган. Балтач, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Сарман районнарында – икешәр, Актаныш, Апас, Әтнә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Балык Бистәсе, Спас районнарында берәр очрак теркәлгән.

23 октябрьгә  Татарстанда COVID-19ның 29 385 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 24 563 кеше терелде, шул исәптән 85 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 1 395 400 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 1 003 873се – вакцинаның икенче компонентын ясатты.

Зәй шәһәре һәм районы халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:

- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;

- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;

- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;

- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;

- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә  эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев