Татарстан 2021 елгы халык санын алу барышында Россиянең лидер-төбәкләре унлыгына керде
Бөтенроссия халык санын алуның беренче 10 көне нәтиҗәләре буенча Татарстан миллионнан артык кешене санаган Россия төбәкләре унлыгына керде.
Бу хакта Татарстанстатка сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.
Авыр эпидситуациягә карамастан, татарстанлыларның гомуми саныннан 64 проценты исәпкә алучыларга ышаныч күрсәткән, исәпкә алуның офлайн формасын сайлаган, шулай ук стационар участокларда, шул исәптән күпфункцияле үзәкләрдә исәпкә алынган. Безнең төбәктә барлык исәпкә алу персоналы битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән, 70 процентан артыгы вакцинация узган, дип билгеләп үтәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә исәпкә алынган республика халкы саны буенча ил төбәкләренең беренче җидесендә тора һәм Идел буе федераль округында лидер булып тора. Безнең төбәктә халык санын алуны электрон рәвештә узган халык саны уртача Россия күрсәткечләреннән артып китте.
Республикада халык санын алуны уздыру өчен 1,1 меңнән артык контролер, 7 меңнән артык исәпкә алучы һәм 58 инструктор сайлап алынган. Республикада җанисәпне үткәрүдә 8,5 меңнән артык кеше җәлеп ителгән.
Халык санын алуга беренче тапкыр 485 волонтер җәлеп ителгән. Алар - студентлар, 16 яшьтән алып 55 яшькә кадәрге мәктәп укучылары. Алар күпфункцияле үзәкләрдә стационар исәпкә алу участокларында эшлиләр, халык санын алу һәм аны онлайн рәвештә узу мөмкинлекләре турындагы гомуми сорауларга җавап бирәләр, шулай ук интернет-исәпкә алуда ярдәм кирәк булган кешеләргә консультацияләр бирәләр.
Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең башлангыч нәтиҗәләре киләсе елның апрелендә, ахыргы нәтиҗәләре 2022 ел ахырына кадәр билгеле булачак. Исәпкә алу кампаниясенең беренче көнендә РФ Президенты Владимир Путин да катнашты.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев