Татарстан дәваханәләре эшчәнлегендә үзгәрешләр турында хәбәр иттеләр
Дәвалау учреждениеләре эшчәнлегенә үзгәрешләр кертелде.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 2373нче боерыгы нигезендә 25 октябрьдән республика дәвалау учреждениеләрендә түбәндәге гамәлләр вакытлыча туктатыла:
-өлкәннәр һәм балаларга профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру үткәрү (Cоvid-19 яңа коронавирус инфекциясе белән авырган затларга тирәнтен диспансеризация уздырудан тыш);
- коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясау урыннарына алып барудан тыш, авыл җирлекләрендә яшәүче яше 65тән арткан кешеләрне халыкка социаль хезмәтләре күрсәтү үзәкләре автотранспорты белән йөртү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев