Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Татарстан эшмәкәрләреннән «ФОТ 3.0» программасы буенча 3,9 млрд сумнан артык суммага гаризалар бирелгән

3 процентлы ташламалы кредит бирү программасы зыян күргән тармаклардагы бизнесны торгызуга һәм алга таба да әлеге өлкәләрдәге мәшгульлекне саклап калуга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасының 177 кече һәм урта предприятиесе ФОТ 3.0 федераль программасы буенча ташламалы финанслау өчен банкларга мөрәҗәгать иткән.  3 процентлы  кредитка  гаризалар суммасы 3,9 млрд сумнан артып китә.

Шунысын ассызыклыйк, 1 ноябрьдән ташламалы кредит бирү федераль программасының гамәлдә булуы пандемия һәм пандемиягә бәйле чикләү чаралары чорында яңадан торгызылды. Программа зыян күргән тармаклардагы бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән, аның шартлары буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, штат санын 90 процент дәрәҗәсендә саклап калу шарты белән, киметелгән ставка буенча – 3 процент күләмендә кредит алырга мөмкин. Программа гамәлдә булган ике атна эчендә Татарстан эшкуарларыннан 3,9 млрд сумлык гаризалар алынган, 325 млн сумлык 216 кредит бирелгән.

Әлеге программа буенча гаризалар кабул итү 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, кредит теләсә нинди эшкуарлык максатларына бирелә. Кредит күләме оешмада эшли торган хезмәткәрләр санына бәйле. Кредитның максималь суммасы һәр хезмәткәргә иң аз эш хакы күләменә карап  12 айга биреләчәк. Заем 18 айга кадәр бирелә, шул ук вакытта беренче яртыеллык дәвамында заемчы кредит буенча төп бурычны һәм процентларны түләмәячәк, ә калган 12 ай дәвмында  моны ай саен тигез өлешләр белән эшләргә мөмкин булачак.

Инде искәртелгәнчә, кредит килешүендә теркәлгән хезмәткәрләр санының кимендә 90 процентын саклап калу мөһим шарт булып тора. Әгәр предприятие бу шартны боза икән, ул автомат рәвештә программадан төшереп калдырыла һәм тулы  ставканы түли башлый, ул елына 10 процент тәшкил итәчәк. «ФОТ 3.0» программасына эшчәнлекнең 17 төре кертелгән - бу эшкуарлар һәм СОНКО-элек гамәлдә булган шундый ук программаларда катнашучылар һәм 2020 елның 1 июленнән барлыкка килгән КУЭ субъектлары.

Программага Татарстан Республикасыннан 15 банк кушылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев