Татарстан фермерларын агротуризмны үстерергә өйрәтәчәкләр
Виртуаль практикум «Своё Родное. За городом» базасы платформасында барлыкка килде.
Аның ярдәмендә кулланучылар агротуристик бизнесларын камилләштерергә яки аны яңадан башлап җибәрергә мөмкин. Онлайн-укыту аңлаешлы итеп, барлык теләүчеләр өчен бушлай уза.
Виртуаль практикум - ул комплекслы цифрлы сервис, ул берничә блоктан тора.
Авыл туризмын үстерергә теләгән, әмма эшне нәрсәдән башларга белмәгән кешләр өчен укулар. Укыту форматы һөнәри әзерлек курсларына охшаган, башта - теория, аннары гамәли практика үткәреләчәк.
Бизнес-план төзүдән һәм грантлар яки субсидияләр бирүдән алып, хезмәт күрсәтүләрнең ахыргы пакетын алга җибәрүнең барлык нечкәлекләренә кадәр һөнәри агентлык һәм барлык килеп туган мәсьәләләр буенча ярдәм.
Меңләгән потенциаль туристларны күрәчәк туристик тәкъдимнәр урнаштырылган платформа.
Россиядә агротуризм көннән-көн популярлаша бара. Илдә 300дән артык кунак йорты, 1000гә якын фермер хуҗалыгы һәм 10 000 башка авыл туризмы объекты (һөнәрчелек йортлары, авыл музейлары, мәдәни һәм ял үзәкләре) эшли. Россиянең агротуризм хезмәтләре күрсәтүче фермер хуҗалыкларының яртысыннан артыгы «Своё Родное. За городом» платформасында тәкъдим ителгән инде.
Кулланучыларга фермер продуктларын әзерләү буенча мастер-класслар, дегустацияләр, фермалар буенча экскурсияләр, актив ял һәм хайваннар белән йөрү мөмкинлеге бар. Экспертлар бәяләвенчә, Россиядә агротуризм үсешенең потенциаль финанс эффекты елына 55 миллиард сумга кадәр тәшкил итә, авыл җирлегенә сәяхәтчеләр саны елына 8 миллион кешегә җитәргә мөмкин.
Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев