Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу вакытында 485 волонтер ярдәм итәчәк

Бөтенроссия халык санын алуны уздыру чорында республиканың 45 муниципаль районында 485 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла.

Бөтенроссия халык санын алуны уздыру чорында Татарстан Республикасының 45 муниципаль районы территориясендә 485 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла, аларның 311е республиканың 58 күпфункцияле үзәгендә һәм 174е исәпкә алучыларның мобиль бригадалары эшендә ярдәм итү өчен җәлеп ителәчәк. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


ТР иреклеләр үзәге мәгълүмати-ресурс үзәге җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин сүзләренә караганда, һәр муниципаль районда волонтерлар эшен оештыру өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән, алар өчен укулар уздырылган.

- Җаваплы белгечләр үз районнарында Дәүләт статистикасының территориаль органы һәм КФҮ вәкилләре белән коммуникацияләр алып бара инде, - диде Айрат Мөбарәкшин.


Айрат Мөбарәкшин шулай ук яңа COVID-19 коронавирус йогышы таралуга бәйле яңа чикләүләр кертелү белән бәйле рәвештә, муниципаль районнарга волонтерларны җәлеп итү һәм шәхси саклану чараларын көчәйтү буенча тәкъдимнәр җибәрелде, дип билгеләп үтте.


Һәр муниципаль районда волонтерлар эшчәнлеген оештыру буенча индивидуаль эш алып барыла, волонтерларның эш графиклары төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев