Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Татарстанда быел 2 меңнән артык социаль объект югары тизлекле интернетка тоташтырылган

Татарстан Республикасында өч ел эчендә югары тизлекле элемтә линияләренә 3,5 мең социаль әһәмияткә ия объект тоташты, шуларның 2 меңнән артыгы - агымдагы елда тоташтырылды.

Татарстан Республикасында өч ел эчендә югары тизлекле элемтә линияләре аша 3,5 мең социаль әһәмияткә ия объект тоташтырылды, шуларның 2 меңнән артыгы - агымдагы елда, дип хәбәр итте журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев. Бу турыда "Татар-информ" МА яза.

«Алдагы ике елда югары тизлекле интернетка 1231 объект тоташтырылды, әмма эшнең төп күләме 2021 елга туры килде. Агымдагы елда 2296 объект тоташтырылды. Бу алдан планлаштырылганнан 79 процентка күбрәк", - диде Альберт Яковлев.

Аның сүзләренә караганда, 2021 елда проект кысаларында рекордлы 1450 километр оптик элемтә линияләре салынган. 3 ел эчендә оптик элемтә линияләрен төзү күләме 16 тапкыр арткан.

"Беренче чиратта, бу эшнең нәтиҗәсе - барлык мәктәпләрне, фельдшер-акушерлык пунктларын, авыл җирлекләре администрацияләрен киң полосалы интернетка тоташтыру 100 процент булды", - дип билгеләп үтте спикер.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан тоташтырыла торган социаль әһәмиятле объектлар саны буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора.

Социаль әһәмиятле объектларны интернет челтәренә тоташтыру «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. 2019 елда Россия Финанслар министрлыгы ил төбәкләре буенча социаль әһәмиятле объектларны тоташтыру өчен элемтә операторын сайлау буенча конкурс үткәрде. Татарстан территориясендә конкурста «Таттелеком» компаниясе җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев