Татарстанда Covid-19га экспресс-тестлар куллана башлаячаклар
Татарстанда Covid-19га тестларны яңача ясый башлаячаклар.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләгән.
- Без дүшәмбедән коронавирус инфекциясе йоктыручыга антиген билгеләү өчен экспресс-тестлар куллана башлыйбыз, – дип сөйләде спикер.
Табиблар мазокны борын-танау куышлыгыннан алалар, нәтиҗә нибары 20 минуттан соң гына әзер булачак. Бу ноу-хау Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник рекомендацияләре белән расланган.
Тестлар стационарга кабул итү өчен, югары температуралы пациентлар өчен – медицина күрсәткечләре буенча гына кулланылачак, дип ассызыклады министр урынбасары.
Альмир Абашев барлык кирәкле медицина манипуляцияләрендә һәм «коронавирус йогышы» диагнозын куелганда, антигенга тест белән авырган кешегә сертификат биреләчәк, дип өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев