Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Татарстанда иң яхшы яшь комбайнчы - Зәй егете

Ул «Зәй» агрофирмасыннан комбайнчылар династиясе дәвамчысы Рөстәм Мөхәммәтдинов.

27-28 октябрьдә Казанда яшь комбайнчыларның ундүртенче тапкыр "Хезмәт кешесен зурлыйбыз" бәйгесе узды. Ә кичә игенчеләр сараенда конкурсның финалы булды. Традицион бәйге "Урак-2022" сезоны башлану белән бергә старт алган иде.

Ашлык суктыру нәтиҗәләре буенча конкурс финалына республиканың 17 районыннан 22 яшь комбайнчы узды. Ярышларның беренче көнендә алар теоретик тестлар эшләлеләр, жюри сорауларына җавап бирделәр һәм техника белән эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Зәйдән әлеге бәйге финалында Рөстәм Мөхәммәтдинов һәм аның ярдәмчесе Алмаз Рәхмәтов экипажы катнашты. Һәм экипажның төп комбайнчы Рөстәм Мөхәммәтдинов республиканың иң яхшы яшь комбайнчысы исемен алуга иреште. 

Рөстәм әлеге бәйгедә инде өченче ел рәттән катнашты. Моңа кадәр ул төрле номинацияләрдә җиңү яулаган иде, ә быел бәйгенең абсолют җиңүчесе булды.

- Безнең нәсел игенчеләр нәселе, Бабам да, әтием дә озак еллар комбайн штурвалы артында иген кырларын гизгән кешеләр, аларның хезмәтенен лаеклы дәвам итә алуыма шатмын, - ди Рөстәм.

Ә аның ярдәмчесе Алмаз аграр университет студенты, аңа да иген кырлары кечкенәдән якын, чөнки авыл хуҗалыгы тармагы белгече булган әтисе белән алар район кырларын күп ураган, мул уңыш алу серләрен яхшы белә егет.

Без менә шундый уңган яшьләребез белән чын күңелдән горурланабыз. Районыбызның данын югары тотканыгыз өчен рәхмәт сезгә, егетләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев