Татарстанда халык санын алу өчен 500ләп стационар участок ачылды
Исәпкә алуны электрон рәвештә үтә алмаган яки исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала.
Исәпкә алуны электрон рәвештә уза алмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала. Бу хакта «Татар-информ»га Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында (Татарстанстат) хәбәр иттеләр.
- Әгәр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алуда катнашу мөмкинлеге булмаса, сез өйдә исәпкә алучыны кабул итәргә теләмәсәгез, стационар исәпкә алу участогына килергә була. Татарстанның һәр районында 430 стационар исәпкә алу участогы һәм күп функцияле үзәкләрдә 58 участок эшли. Йорт яки эш янындагы үзегезгә уңайлы участокны сайлагыз,- дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының адреслары Татарстанстат сайтында бастырылган. Сораштыру бер гаиләгә уртача алганда 15-20 минут дәвам итә.
Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды. Беренче тапкыр кешеләр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу бланкларын мөстәкыйль тутыра ала. Кампаниянең беренче көнендә үк әлеге мөмкинлектән дәүләт башлыгы Владимир Путин файдаланды. «Халык санын алуда катнашу» хезмәте стандарт яки расланган хисап язмасы булган һәркем өчен ачык.
Зәйлеләргә исәпкә алуны 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр түбәндәге адреслар буенча урнашкан стационар участокларда узарга мөмкин:
Зәйдә Автозавод урамы, 1а йорты, күпфункцияле үзәк (эш графигы 8.00дән - 17.00гә кадәр);
Зәйдә Энергетиклар урамы, 6а йорты, "Энергетик" Мәдәният сарае (эш графигы 8.00дән - 17.00гә кадәр);
Иске Зәйдә Ульянов урамы, 63а йорты, район мәдәният йорты (эш графигы 8.00дән - 20.00гә кадәр);
Мирный бистәсендә Мичурин урамы 12б йорты, район мәдәният йорты (эш графигы 8.00дән - 20.00гә кадәр).
Шулай ук стационар участоклар авылларда да бар:
Югары Мәлем, Яшьләр урамы, 7 йорт, авыл мәдәният йорты (эш графигы 8.00дән - 20.00гә кадәр);
Югары Шепкә, Яшьләр урамы, 1а йорты, башкарма комитет бинасы (эш графигы 8.00дән - 20.00гә кадәр);
Якты Күл, Академик Гортышев урамы, 10 йорт, башкарма комитет бинасы (эш графигы 8.00дән - 20.00гә кадәр);
Кадер, Яшьләр урамы, 1 йорт, авыл мәдәният йорты (эш графигы 8.00дән - 20.00гә кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев