Татарстанда коронавирустан прививканы кайда ясарга була: адреслар исемлеге тәкъдим итәбез
Зәй шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар.
Татарстанда Covid-19дан прививканы олылар дәваханәләрендә вакцинацияләүнең стационар пунктларында ясарга, шулай ук республиканың эре шәһәрләрендә мобиль прививка бригадаларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.
Үзең белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС булырга кирәк. Вакцина мәгълүматны вакцинация пунктында ачыкларга була. Шулай ук хәзер вакцинация пунктларында гриппка каршы прививка ясарга була.
Вакцинация пунктлары адреслары:
1. Бөтен Татарстан буенча — яшәү урыны буенча өлкәннәр поликлиникалары*.
2. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә вакцинацияләүнең мобиль пунктлары.
Зәй шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:
- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;
- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;
- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;
- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;
- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев