Татарстанда мәктәп укучыларының республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башланды
Кичә Зәй районында тарихтан олимпиада узган, бүген рус әдәбиятыннан сынаулар бара.
10 ноябрьдә Татарстанда мәктәп укучыларының республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башланды. Ул 23 декабрьдә тәмамланачак.
Олимпиада республиканың 24 фәннән, шулай ук татар теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләре, геология, Татарстан тарихы һәм татар телендә укучылар өчен рус теле һәм әдәбияты буенча алдан билгеләнгән база мәйданчыкларында узачак.
Рус һәм инглиз телләре, математика буенча олимпиадаларда укучылар - дүртенче, тормыш иминлеге нигезләре буенча өченче сыйныфтан башлап катнаша ала.
Муниципаль этап тәмамланганнан соң мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм региональ этапларының йомгаклау этабында катнашучылар билгеле булачак.
Узган ел муниципаль этапта Татарстанның 74 969 укучысы катнашты, аларның 27 213е җиңүче һәм призер булды. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына 414 укучы үтте, шул исәптән 211 кеше медальләр яулады.
Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары дипломнары профильле югары уку йортларына керү сынауларыннан башка укырга керергә мөмкинлек бирә. Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе яки призеры профильле булмаган юнәлешне сайлый икән, уку йорты карары буенча аңа тиешле фән буенча БДИ өчен иң югары нәтиҗә санала. Бу ташлама дүрт ел дәвамында саклана.
Кичә Зәй районында тарихтан олимпиада узган, бүген рус әдәбиятыннан сынаулар бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев