Татарстанда QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча бизнес өчен кайнар линияләр эшли
Эшмәкәрләргә «кайнар линия» телефоны номеры буенча түләүсез консультация алу мөмкинлеге бар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Татарстан территориясендә иҗтимагый урыннар һәм спорт һәм мәдәният оешмаларына бару өчен QR-кодлар кертүгә бәйле мөрәҗәгатьләрне һәм сорауларны кабул итә. Эшмәкәрләр түләүсез «кайнар линия» номеры буенча консультация ала алалар: 8(843) 524-90-90.
Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы инициативасы буенча республика Прокуратурасы белән берлектә оештырылган «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс COVID-19 китереп чыгарган яңа кагыйдәләр һәм чикләүләр белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча бизнеска консультация бирә. «Тикшерелгән бизнес» экспертлары контроль-күзәтчелек органнары белән берлектә 8(800)222-37-22 телефоны буенча яки сайттагы махсус форма аша санитар-эпидемиологик чикләүләр фонында эш тәртибен аңлаталар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 11 октябрьдән эпидемиологик хәл аркасында өстәмә чикләүләр кертелде. Аерым алганда, рестораннарга бару гамәлдәге QR-кодларны күрсәткәндә генә мөмкин. Бу сәүдә үзәкләренә, аквапаркларга, бассейннарга һәм башка урыннарга да кагыла. Шулай ук 11 октябрьдән гражданнарның аерым категорияләре өчен COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация кертелде.
Чыганак - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган эшкуарлыкка ярдәм итү фонды.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев