Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Татарстанда цифрлы компетенцияләр үсеше һәм аларны бәяләү буенча чаралар узачак

“Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” федераль проекты "Цифрага әзер!" цифрлы компетенцияләр үсеше, аларны бәяләү буенча чаралар узачак.

“Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” федераль проектының “Цифрлы икътисад өчен кадрлар” илкүләм программасы кысаларында 20 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр "Цифрага әзер!" цифрлы компетенцияләр үсеше, аларны бәяләү буенча чаралар узачак.


Аларда катнашучылар бушлай укыту вебинарлары сериясе кысаларында яңа цифрлы күнекмәләр алачаклар һәм цифрлы компетенцияләрне белү дәрәҗәсен сынап караячаклар.


Программада мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, эшкә сәләтле һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен  Россия компанияләреннән 30дан артык вебинар һәм мастер-класс планлаштырылган.
Чара кысаларында катнашучылар шулай ук цифрлы грамоталылыкка комплекслы тест уза һәм раслый торган электрон сертификат алачаклар.
готовкцифре.рф! сайтында интенсивка кушылырга мөмкин.
Чыганак: “Университет 2035" мәгълүмат бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев