Татарстанда эшләми торган көннәр вакытыннан алдан кертелмәячәк
Татарстан Республикасында 11 октябрьдән гамәлгә кергән чараларны исәпкә алып, 23 октябрьдән үк ял көннәрен кертмәскә дигән карар кабул ителгән.
Татарстанда эшчеләрнең хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көннәр вакытыннан алдан кертелмәячәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итте.
"Республиканың оператив штабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка регионда актуаль эпидемиология вәзгыят һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар турында хәбәр итте", — ди Лилия Галимова.
Доклад нәтиҗәләре буенча һәм республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләренең ял көннәрендә объектларны ябуны сораган мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, берничә карар кабул ителгән.
"Татарстан Республикасында 11 октябрьдән кабул ителгән чараларны исәпкә алып (Хөкүмәтнең рестораннар, сәүдә үзәкләрендә, фитнес-үзәкләрдә, вакцинациясез 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларны мәҗбүри изоляцияләү буенча карары, шулай ук аерым категория гражданнарны мәҗбүри вакцинацияләү турында Роспотребнадзор карары), 23 октябрьдән ял көннәрен кертмәскә дигән карар кабул ителде», — дип ассызыклаган Лилия Галимова.
Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов оператив штабка һәм Роспотребнадзорга эпидемиологик ситуациягә анализ ясарга һәм 30 октябрьгә эшне алга таба оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушкан.
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәрен керткәндә, өзлексез циклны оештыручы предприятиеләр һәм оешмалар, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләр һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, КФҮ һәм белем бирү учреждениеләре эшен дәвам итәчәк.
Бу учреждениеләрнең эше санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән төгәл оештырылачак, дип өстәгән Галимова.
Татарстан Президенты шулай ук коронавируска каршы вакцинация темпларын арттыру буенча актив эшне дәвам итү бурычын куйган. Бу эш көне булмаган ял көннәрен кертү буенча алдагы карарлар кабул итүгә турыдан-туры йогынты ясый, дип аныклаган Галимова.
Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хезмәт хакын саклап калып, Россиянең барлык төбәкләрендә дә эшләми торган көнннәр дип игълан итү турындагы указга кул куйды. Шул ук вакытта катлаулы эпидхәлгә ия булган төбәкләр мөстәкыйль рәвештә эшләми торган көннәрне алданрак кертү турында карар кабул итәргә мөмкин иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев