Татарстанда яшүсмерләр өчен СВОИ остазлык проектының икенче этабы старт ала
Татарстанда агымдагы елның ноябрь аенда балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә торучы яшүсмерләр өчен «СВОИ» проектының икенче агымы старт ала.
Проектны тормышка ашыру өчен остазлар туплау игълан ителде. 21 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган һәркем остазы була ала. Бу эш ирекле. Остаз булу өчен «Форпост» үзәге белән социаль челтәрләрдә элемтәгә керергә кирәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева хәбәр итте.
«Бу проектта без катнашучылар белән индивидуаль үсеш планын формалаштыру, балага карата сизгер мөнәсәбәт һәм аның агымдагы хәлен үзгәртү өчен мөмкинлекләр бирү аша эшләүнең яңа парадигмасы турында сөйләшәбез. Бездә остазлар, психологлар, формаль булмаган белем бирү белгечләре җәлеп ителгән», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Беренче агым апрель-сентябрь айларында Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Буада тормышка ашырылды. Анда 60 яшүсмер һәм 30 остаз катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев