Татарстанга килгән туристлар кунакханәләргә урнашканда һәм экскурсияләргә QR-кодлар күрсәтмичә генә йөри ала
Татарстан кунакханәләренә керү һәм экскурсиягә бару өчен коронавирустан вакцинация ясату турындагы QR-код күрсәтергә кирәк түгел.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына туризм буенча ТР Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов хәбәр иткән.
«Без яңа антиковид чикләү чаралары белән бәйле рәвештә туристлар агымының кимүен көтмибез. Республиканың барлык кунаклары Covid-19га каршы вакцинация узуны раслаучы гамәлдәге QR-кодлар яисә соңгы алты ай эчендә күчерелгән авыру турында белешмәләрсез Татарстан кунакханәләренә урнаша алалар, кунакханәнең барлык инфраструктурасыннан файдалана алалар, ә бу кафе, рестораннар, фитнес-үзәкләр, бассейннар», – дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.
Ул ассызыклаганча, шулай ук индивидуаль һәм төркемле экскурсияләр үткәрүгә бернинди яңа чикләүләр дә кертелми. Музейлар һәм туристлык үзәкләре гадәти режимда эшләячәк. Шулай ук белешмә зал 50 проценттан артык тутырылмаса театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары һәм спорт чараларына бару өчен кирәк булмаячак.
Моннан тыш, балигъ булмаганнар өчен дә белешмә кирәкми, дигән Иванов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев