Татарстанстат: Исәпкә алучылар республикада йортлар буенча 18 октябрьдән йөри башлаячак
Исәпкә алучылар 18 октябрьдән өйләр буйлап йөри башлаячак.
Исәпкә алучылар 18 октябрьдән өйләр буйлап йөри башлаячак, исәпкә алу кампаниясенең килешенгән планы шундый, дип сөйләгән «33 төп сорау: Халык санын алу аша - киләчәккә» матбугат конференциясендә Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.
"Йортлар буенча барлыгы 7 108 исәпкә алучы чыгачак. Тагын 58 кеше күпфункцияле үзәк стационар пунктларыда эшләячәк. Исәпкә алу эшендә волонтерлар да ярдәм итәчәк, алар барысы 485 кеше, ләкин алар исәпкә алуга керә торган мәгълүматларны сорамыйлар — бары тик булышалар һәм оештыруда ярдәм генә күрсәтәләр», — дип ассызыклады региональ ведомство башлыгы.
Күпфункцияле үзәкләрдән тыш, мөстәкыйль рәвештә анкета тутырырга республиканың 437 стационар пунктында да мөмкин булачак.
Кампаниянең оештыру өлешенә 1 185 контролер ярдәм итәчәк. Татарстанстат "кайнар линия" телефоны: 8(843) 221-78-78.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев