Төги авыл җирлегендә җирлек Советы һәм башкарма комитет бинасы капиталь төзекләндерелде
Авыл Советы дип йөртелә торган бина - ул гади урын гына түгел, ә халыкка дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтү урыны.
“Авыл җирлекләренең административ биналарын төзү һәм төзекләндерү” республика программасы нигезендә районыбызның Төги авыл җирлегендә җирлек Советы һәм башкарма комитет бинасы капиталь төзекләндерелде.
Бүген аны ачу тантанасы булды. Анда ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы Иван Гущин, район башлыгы Разиф Кәримов, “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсе “ ҖЧШ директоры Рөстәм Гарифуллин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре башка рәсми затлар катнашты.
Җирлек Советы, аның башкарма комитеты, почта бүлеге (совет чорында колхоз идарәсе урнашкан) бина 1974 елда файдалануга тапшырылган. Шуннан бирле анда төзекләндерү эшләре уздырылмаган. Яхшы сыйфатлы итеп төзекләндерелгән бинада хәзер эшләүчеләр өчен барлык шартлар да булдырылган.
-Барлык эшләр өчен 2,5 миллион сум средстволар сарыф ителде. Бина биләмәсен төзекләнднрү өчен район бюджетыннан ярдәм алдык. Яңа мебель, башка җиһазлар җирлекнең өстәмә кереме хисабына алынды, - диде җирлек башлыгы Татьяна Попова.
Авыл халкының төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә торган урыны, әлбәттә, төзек, ялт итеп торырга тиеш. Ә бу бик тә мөһим. Чөнки халык телендә авыл Советы дип йөртелә торган бина - ул гади урын гына түгел, ә халыкка дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтү урыны.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев