Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

ТР Министрлар Кабинеты самолет һәлакәтенең якыннары өчен ярдәм чараларын эшләячәк

Татарстан Хөкүмәте Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары тәкъдим итәргә тиеш.

ТР Министрлар Кабинетына бу йөкләмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде, дип  ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, җиңел моторлы самолет бортында 23 кеше булган, аларның 16сы һәлак булган. Бортта булган кешеләр исемлеге белән «Татар-информ» МА материалында танышырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев