Яңалыклар

Тугыз айда Зәй юлларында 3 кеше һәлак булды фото

Октябрьнең беренче ункөнлегендә республикада, шул исәптән районда, җәяүлеләр өчен "зебралар" булган урыннарда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрү буенча профилактик акция бара. Агымдагы елның 8 аенда Татарстан да җәяүлеләр белән бәйле 864 юл-транспорт һәлакәте белән булды. Аларда 85 кеше үлгән, 817се яраланган. Зәй районы буенча җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләр соңгы 9...

Октябрьнең беренче ункөнлегендә республикада, шул исәптән районда, җәяүлеләр өчен "зебралар" булган урыннарда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрү буенча профилактик акция бара. Агымдагы елның 8 аенда Татарстан да җәяүлеләр белән бәйле 864 юл-транспорт һәлакәте белән булды. Аларда 85 кеше үлгән, 817се яраланган. Зәй районы буенча җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләр соңгы 9 айда 10 теркәлгән, 3 кеше һәлак булган, 8се тән җәрәхәте алган. Көзге чорда, караңгы иртә төшү сәбәпле, юлларда җәяүлеләр катнашында һәлакәтләр арта, шуңа да җәяүлеләрдән караңгы вакытларда юлга чыккан очракта, яктылыкны кире кайтару элементы булган киемнәр кию сорала. Акция барышында район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәлакәтләр еш була торган урыннарда көчәйтелгән режимда кизү торачак, аеруча "зебраларда" юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү игътибарга алына, мәктәпләрдә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатында очрашулар үткәрелә. Чөнки районда юл һәлакәтендә зыян күргән бер җәяүле - мәктәп укучысы. Гомумән, инспекторлар җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләрнең күбесе нәкъ менә аларның үз гаебе белән килеп чыгуын әйтә. Агымдагы елда юл аша дөрес чыкмаган өчен 175 җәяүлегә беркетмә төзелгән, 475 машина йөртүче административ җаваплылык тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тугыз айда Зәй юлларында 3 кеше һәлак булды фото
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар