Дүшәмбе көнне район башлыгы Татьяна Воропаева рәислегендә террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Илдә соңгы вакытта террорчылык актлары ешаю моңа каршы көрәштә тынычланырга иртәрәк булуны аңлата. Утырышта сөйләшү нәкъ менә шушы хакта барды. Һәркайсыбыздан уяулык, саклык сорала. Предприятие, оешма, учреждениеләрдә саклану чаралары күрү алгы планга чыга. Әлеге уңайдан утырышта...
Дүшәмбе көнне район башлыгы Татьяна Воропаева рәислегендә террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Илдә соңгы вакытта террорчылык актлары ешаю моңа каршы көрәштә тынычланырга иртәрәк булуны аңлата. Утырышта сөйләшү нәкъ менә шушы хакта барды. Һәркайсыбыздан уяулык, саклык сорала. Предприятие, оешма, учреждениеләрдә саклану чаралары күрү алгы планга чыга. Әлеге уңайдан утырышта төрле тармак җитәкчеләренә бу мөһим эшне даими контрольдә тоту буенча күрсәтмәләр бирелде. Алар утырыш карары белән расланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев