Казанның "Корстон" кунакханә-сәүдә күңел ачу комплексында 2011 ел - Халыкара урманнар елында Татарстанда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, 2012 елга бурычлар билгеләнде. Коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков, республика хөкүмәте һәм Дәүләт Советы, федераль һәм территориаль органнар вәкилләре катнашты. Бирегә безнең районнан "Зәй...
Казанның "Корстон" кунакханә-сәүдә күңел ачу комплексында 2011 ел - Халыкара урманнар елында Татарстанда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, 2012 елга бурычлар билгеләнде. Коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков, республика хөкүмәте һәм Дәүләт Советы, федераль һәм территориаль органнар вәкилләре катнашты. Бирегә безнең районнан "Зәй урман" дәүләт бюджет учреждениесе һәм "Зәй урман хуҗалыгы" казна учреждениесе оешмалары җитәкчеләре, узган ел республикада старт алган "Урман патруле" проектында катнашкан Зәй студентлары чакырылды.
Коллегия утырышында урманнарда эшләүче кешеләргә, гаиләләргә аерым мөнәсәбәт булырга тиешлеге, урманчылар династиясен сакларга кирәклеге, урман хуҗалыгында профессионаллар эшләү мөһимлеге, бу өлкәдә белгечләр әзерли торган уку йортларын үстерү зарурлыгы билгеләнде. Узган ел җәйге-көзге чорда Казан янындагы урман питомнигында студент яшьләрне җыеп, биредә урманнарны чистарту буенча "Урман патруле" дип аталган тәҗрибә мәйданы эшли башлады. Моның өчен иң башта алар тиешле инструктаж, урманнарны чистарту тәртибен өйрәнү буенча курслар үттеләр. Анда күпчелек студентларны безнең район яшьләре тәшкил итте. Август-октябрь аенда Зәй политехник колледжыннан 43 һәм башка шәһәрләрнең югары уку йортларында белем алучы яшь зәйлеләр урманнарны корыган, авыру агачлардан арындыру эшендә катнаштылар. Ешет-кызлар урманда палаткаларда яшәделәр. Соңыннан урмантуе бәйрәмендә аеруча тырыш студентлар урман хуҗалыгы министрлыгының мактау грамоталары белән билгеләнде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең Евгений Краснов һәм Лилия Шакирова да булды. Коллегия эшендә дә әлеге проектта катнашучы яшьләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев