Узган шимбәдә үткән "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясенә, Урта Пәнәче авылының туган җире табигатенә чын күңелдән гашыйк кешеләре дә зур өлеш кертте. 200 төп юкә, миләш, чыршы, мамыксыз тупыл, күп кенә куаклар утыртты алар. Шулай итеп, авылның Шәрә тау дип аталган, Сабантуе үтә торган урыны тагын да ямьләндерелеп, яшь...
Узган шимбәдә үткән "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясенә, Урта Пәнәче авылының туган җире табигатенә чын күңелдән гашыйк кешеләре дә зур өлеш кертте. 200 төп юкә, миләш, чыршы, мамыксыз тупыл, күп кенә куаклар утыртты алар.
Шулай итеп, авылның Шәрә тау дип аталган, Сабантуе үтә торган урыны тагын да ямьләндерелеп, яшь үсентеләр белән әйләндереп алынды. Авыл халкының бу күркәм гамәлен матур башлангычны дәвам итү дисәк, дөресрәк булыр.
- Узган ел Сабантуй үтә торган урынны агачлар белән әйләндереп алу идеясен мөхтәрәм укытучы Зинаида Комарова башлап җибәргән иде. Алар бер төркем авыл апалары белән, урманнан яшь үсентеләр алып кайтып, Шәрә тауга җан өрделәр. Кызганыч, быел арабызда Зинаида Кузьминична юк. Әмма без ул башлаган күркәм эшне традиция буларак дәвам итәргә исәплибез. Республика күләмендә агач утырту көннәре оештыру бик кирәкле эш. Чөнки без табигатьне күз кулларыбыз белән сакламасак, баетмасак, бездән соң килгән буыннарга нәрсә калыр, - дип ассызыклады әлеге күркәм эштә тормыш иптәше Валентина ханым белән катнашкан билгеле шәхес Шамил Сәлахов.
Агач утырту эшен Зинаида ханымның тормыш иптәше Иван Комаров оештырып йөрде. Аның җитәкчелегендә алар гаиләсеннән бу мөһим эштә 7 кеше катнашты. Красильниковлар, Петр һәм Александр Комаровлар, Юрий Морозов, Альберт Маракин, Геннадий Сергеев, Галина Кузьмина, Нина Лукьянова, Роза Галактионова, Валентина Данилова, яңа өйләнешкән яшь парлар Лилия һәм Антон Даниловлар, хәрби хезмәткә китәргә җыенучы Юрий Жаров тырышып, агачлар үсеп китәрлек итеп, бөтен шартын китереп утырттылар.
Ә үсентеләр белән Зәй урман хуҗалыгы ярдәм итте. Авыл халкы агач утырту мөмкинлеге тудырган оешма җитәкчесе Эдуард Гущинга рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев