Район авыл хуҗалыгы идарәсе хәбәр итүенчә, районда бөртеклеләрне җыеп алу тәмамланды. 89 мең тонна ашлык җыеп алынды. Уңыш гектарыннан уртача 21,5 центнер тәшкил итте. Бөртеклеләрнең уңышы буенча без республикада дүртенче урында. Көзге бодайдан - 32, тритикаледан - 31, арыштан 28,1 центнер уңыш алынды. Бүгенге көндә басуларда рапс уңышын җыеп алу...
Район авыл хуҗалыгы идарәсе хәбәр итүенчә, районда бөртеклеләрне җыеп алу тәмамланды. 89 мең тонна ашлык җыеп алынды. Уңыш гектарыннан уртача 21,5 центнер тәшкил итте. Бөртеклеләрнең уңышы буенча без республикада дүртенче урында. Көзге бодайдан - 32, тритикаледан - 31, арыштан 28,1 центнер уңыш алынды.
Бүгенге көндә басуларда рапс уңышын җыеп алу эше бара. Әлеге культура 2,4 мең гектар мәйдан били.
Киләсе ел уңышына да нигез салына - көзге чәчү дәвам итә. Уҗым культуралары мәйданы шактый артачак - 13,5 мең гектар (узган көз 9,7 гектарда булган). Шуның 5,7 мең гектарын көзге бодай тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев