Узган якшәмбедә Зәйнең Урта Пәнәче авылында янгын чыккан
1 – 21 ноябрьдә район янгын күзәтчелеге хезмәте 5 чакыру алган.
Шуның 2се ялган чакыру булып чыккан, 2се – электр челтәрендә кыска ялганыш, 1се – янгын очрагы.
20 ноябрьдә 18 сәгать 14 минутта 88нче янгын сүндерү бүлеге Урта Пәнәче авылында янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә торак йорт яна.
“Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау, тикшерү эшләре бара”, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.
Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев