Узган шимбәдә Мирный бистәсендә мунча янган
Узган атнада район янгын күзтчелеге бүлеге өч чакыру алган. Шуның берсе кыска ялганыш булып чыккан, ә икесе җитди янгын очрагы белән бәйле.
26 октябрьдә 17 сәгать 25 минутта 88нче янгын сүндерү часте Зәй-Әлмәт юлында автобус януы турында хәбәр ала. Ут чыгу нәтиҗәсендә ПАЗ автобусы тулысынча янып бетә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара.
30 октябрьдә көндезге сәгать 3тә шәһәрнең Мирный бистәсендә мунча януы турында хәбәр килеп ирешә. Шулай ук утның чыгу сәбәпле чыгуы ачыклана.
Фото янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев