Узган шимбәдә Якты Күл авылында янгын чыккан
2 – 20 декабрьдә район янгын күзәтчелеге хезмәте 4 чакыру алган. Шуның 3се – электр челтәрендә кыска ялганыш, берсе – янгын очрагы.
17 декабрьдә 17 сәгать 46 минутта 88нче янгын сүндерү часте Якты Күл авылында янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә бер шәхси хуҗалыкта мунча яна.
“Янгынның чыгу сәбәпләрен ачыклау, тикшерү эшләре бара. Зәйлеләрдән ягу мичләре, электр приборлары белән эш иткәндә аларның төзеклегенә аеруча игътибарлы булуларын сорыйбыз. Мунча миченә артык кызу итеп ягу да күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Мич ягу өчен тиз кабынып китүчән сыеклыкларны кулланмагыз”, - дип мөрәҗәгать итә район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.
Фото янгын күзәтчелеге бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев