Узган тәүлектә тагын алты зәйлегә COVID-19 диагнозы куйганнар
Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 176 кеше йоктырган.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 176 яңа очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 40 кеше хастаханәгә салынган, 136 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 68, Чистайда – 27, Чаллыда – 26, Саба, Зәй районнарында – алтышар, Әлмәт районында – биш, Биектау, Алабуга, Түбән Кама, Нурлат районнарында – дүртәр, Аксубай, Питрәч, Тукай районнарында - өчәр, Чүпрәле, Лениногорск районнарында – икешәр, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш, Теләче, Чирмешән районнарында - берәр очрак теркәлгән.
26 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 29 883 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 24 748 кеше терелде.
Бүгенге көнгә республикада 1 441 976 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 010 598е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев