Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Узган тәүлектә тагын бер зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада коронавирусның яңа 250 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 250 яңа  очрагы теркәлгән, өчесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 58 кеше хастаханәләргә салынган, 192 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 195, Чаллыда – 23, Яшел Үзәндә – 4, Түбән Камада – 5 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Әлмәт, Питрәч районнарында –өчәр, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә, Теләче районнарында – икешәр, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Балык Бистәсе, Саба, Тукай, Чистай  районнарында берәр очрак теркәлгән.

12 ноябрьгә  Татарстанда COVID-19ның 33 397 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 26 639 кеше терелде, шул исәптән 210 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 1 779 616 кешегә вакцина  ясалган. Шуларның 1 213 658е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев