Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Узган тәүлектә тагын бер зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 271 кеше йоктырган.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 271  яңа  очрагы теркәлгән, алтысы – читтән кергән, калганнары -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 78  кеше хастаханәгә салынган, 193  кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 174, Чаллыда - 34, Питрәч  районында – алты, Алексеевск, Лаеш, Түбән Кама районнарында – бишәр,  Яшел Үзән, Нурлат, Спас, Тукай районннарында – дүртәр, Биектау, Алабуга, Чистай районнарында – өчәр,  Аксубай, Буа, Минзәлә  районнарында  – икешәр, Азнакай, Баулы, Югары Ослан, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Менделеевск, Яңа Чишмә, Балык  Бистәсе, Саба, Сарман  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

18 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның  34 999 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 27 598  кеше терелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев