Узган тәүлектә тагын бер зәйлегә COVID-19 диагнозы куйганнар
Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 189 кеше йоктырган.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 189 яңа очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 54 кеше хастаханәгә салынган, 135 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 107, Чаллыда – 28, Чистайда – алты, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Спас районнарында – бишәр, Лениногорск районында – дүрт, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Мамадыш, Питрәч, Саба, Тукай районнарында – икешәр, Әлмәт, Биектау, Зәй, Кукмара, Менделеевск районнарында - берәр очрак теркәлгән.
1 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 30 960 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 25 344 кеше терелде.
Бүгенге көнгә республикада 1 578 713 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 039 028е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев