Узган тәүлектә тагын өч зәйлегә COVID-19 диагнозы куйганнар
Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 135 кеше йоктырган.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 135 яңа очрагы теркәлгән, җидесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 31 кеше хастаханәгә салынган, 104 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 69, Чаллыда – 25, Аксубай, Түбән Кама, Нурлат районнарында – бишәр, Югары Ослан, Зәй районнарында – өчәр, Азнакай, Яшел Үзән, Минзәлә, Ютазы районнарында – икешәр, Актаныш, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Чистай районнарында - берәр очрак теркәлгән.
22 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 29 239 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 24 478 кеше терелде.
Бүгенге көнгә республикада 1 367 881 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 000 787 – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Зәй шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:
- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;
- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;
- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;
- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;
- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев