Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Узган тәүлектә тагын өч зәйлегә COVID-19 диагнозы куйганнар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 184 кеше йоктырган.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 184  яңа  очрагы теркәлгән, барысы да -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 55  кеше хастаханәгә салынган, 129  кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 112, Чаллыда – 21, Лаешта – алты, Бөгелмәдә – биш, Лениногорск, Алабуга, Түбән Кама  районнарында – дүртәр,  Биектау, Зәй, Чистай районнарында – өчәр, Аксубай, Нурлат, Саба, Әлмәт, Тукай   районнарында  – икешәр, Азнакай, Актаныш, Әлки, Югары Ослан, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Спас, Чирмешән  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

2 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның  31 144 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 25 497  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада 1 601 973  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  1 043 594  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев