Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Узган тәүлектә тагын дүрт зәйлегә COVID-19 диагнозы куйганнар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 176 кеше йоктырган.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 176  яңа  очрагы теркәлгән, дүртесе – читтән кергән, калганнары -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 53  кеше хастаханәгә салынган, 123  кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 100, Чаллыда – 27, Түбән Камада – 9, Чүпрәле районында – 6, Биектау, Тукай, Зәй  районнарында – дүртәр,  Арча, Лаеш районнарында - өчәр, Азнакай, Лениногорск, Минзәлә, Питрәч районнарында  – икешәр, Әлмәт, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Мамадыш, Балык Бистәсе, Чистай  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

28 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның  30 233 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 24 985  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада 1 497 684  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  1 019 541е  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Ревакцинацияне 25 654  кеше узган.

Зәй шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:


- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;


- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;


- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;


- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;


- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев