Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан унөч кеше үлгән

Кичә Татарстанда коронавирустан тагын унөч кеше үлгән.

Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 13 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1960, 1992, 1930, 1947, 1960 елгы  хатын-кызлар һәм 1939, 1966, 1957, 1951 1941, 1942, 1950, 1957  елгы ир-атлар вирус корбаны булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

-Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.

21 ноябрьгә республикада 1177 үлем очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев