COVID-19га каршы вакцинация узу турында сертификат алу тәртибе белән таныштырабыз
Вакцинация узу турында һәм авыру кичергән кеше өчен сертификат алу тәртибен аңлатабыз.
Вакцинация узу турында сертификатны алу тәртибен аңлатабыз
1. РФ Дәүләт хезмәтләре порталында сертификат алу өчен вакцинация пунктында СНИЛСны күрсәтү мөһим. Сезнең турында мәгълүматны вакцияләнгән затлар исемлегенә кертәчәкләр.
Тулы вакцинациядән соң электрон сертификат дәүләт порталында «Госуслуги и в приложении «Госуслуги СТОП Коронавирус» кушымтасында барлыкка киләчәк.
Сертификатта вакцинация даталары, вакцинаның исеме һәм сериясе, шулай ук тикшерү өчен QR-код язылачак. Бу документ сезнең COVID-19га каршы вакцинация узуыгызны раслый.
2. Вакцинация узу турында сертификатны каян табарга?
«Госуслуги СТОП Коронавирус» кушымтасыннан тыш, аны сертификат күрсәтелгән биттә яки «вакцинация» сүзе буенча эзләп табарга мөмкин. Сертификат бары тик хисап язмасы белән кулланучыларда гына барлыкка килә. Хисап язмасын онлайн рәвештә банк, КФҮ, ИКЭП ярдәмендә яки Россия Почтасы аша расларга мөмкин.
3. Белешмәләр Сәламәтлек саклау министрлыгының вакцинацияләнгән регистрыннан керә.
Кагыйдә буларак, сертификат вакцинация тәмамланганнан соң бер тәүлек эчендә килә. Әмма медоешма эшенең үзенчәлекләренә һәм прививканы ясаган урыннарга карап, бу срок берничә көн тәшкил итәргә мөмкин.
Сез сертификатны күрмисез икән, моңы берничә сәбәп булырга мөмкин
• сезнең СНИЛС регистрда күрсәтелмәгән,
• медицина оешмасы регистрга сезнең мәгълүматларны кертмәгән яисә аларны дөрес кертмәгән,
• беренче прививка вакытында сезнең дәүләт хезмәтләрендә хисап язмагыз расланмаган булган,
• сез вакцинация узучының көндәлегенә кермәгәнсез һәм вакциналаштыру фактын расламагансыз.
Мондый очракта сезгә вакцинация ясаган урыныгызга яки 122 номеры буенче кайнар линиягә сезнең мәгълүматларны регистрда тикшерү өчен мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Һичшиксез, СНИЛС һәм туу турында датагызны тикшерегез. Әгәр мәгълүматлар дөрес булса, медицина оешмасыннан мәгълүматларны регистрга яңадан җибәрүләрен сорагыз.
4.Прививка турында сертификат кайчан килә?
Вакцина ике компонентлы булса, электрон сертификат икенче прививкадан соң барлыкка килә. Беренче прививкадан соң һәм дәүләт порталында шәхси кабинет почтасына вакцинация үткәрү турында хат килергә тиеш — вакцинаның беренче дозасын кертү датасын, урынын күрсәтеп, үзеңне күзәтү көндәлеген тутырырга тәкъдим ителә. Икенче прививкадан соң сертификатка сылтама белән хат киләчәк.
Вакцина бер компонентлы булса, сертификат белән QR-код беренче прививкадан соң барлыкка килә. Шәхси кабинеттагы почтага сертификатка сылтама белән хат килә.
Авыру кичергән кеше өчен сертификат алу тәртибе түбәндәгечә
1. Авыруны кичергән кешегә QR-кодны ничек алырга?
Әгәр соңгы 6 ай эчендә расланган коронавирус инфекциясе белән авырып терелсәгез, сезнең мәгълүматлар авыруның Федераль регистрына кертелгән (МКБ-10 U07.1 яки U07.2 коды белән рәсми диагноз), сез Сovid-19 кичерү турында сертификат һәм QR-код алачаксыз. Сертификат алу өчен РФ Дәүләт хезмәтләрендә расланган исәпкә алу язмасына ия булырга кирәк.
2. Әгәр дә авырып, табибка мөрәҗәгать итмәсәгез яки авырур симптомсыз булса, кичерелгән авыру турында QR-код ала алмаячаксыз.
Антитәнчекләргә тестның нәтиҗәсе яки авыру сүзенә карап кына COVID-19ны кичерү турында сертификат бирелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев