11нче районара салым инспекциясе хәбәр итүенчә, физик затларның милек салымы буенча бурычы 10,8 миллион сум тәшкил итә. Суд приставлары хезмәтенә 631 башкарма эш (3,9 миллион сумлык) тапшырылган. Быелның беренче яртыеллыгында суд приставлары салымын түләмәгән 34 кешегә чит илләргә чыгуны чикләү турында карар чыгарган, 38 кешегә транспорт средстволары һәм башка төр...
11нче районара салым инспекциясе хәбәр итүенчә, физик затларның милек салымы буенча бурычы 10,8 миллион сум тәшкил итә. Суд приставлары хезмәтенә 631 башкарма эш (3,9 миллион сумлык) тапшырылган. Быелның беренче яртыеллыгында суд приставлары салымын түләмәгән 34 кешегә чит илләргә чыгуны чикләү турында карар чыгарган, 38 кешегә транспорт средстволары һәм башка төр милекне теркәүне кире каккан. Шулай итеп, салым буенча бурычлыларга карата таләпләр катгыйланды. Көтелмәгән хәлгә тарымас өчен салымнарны вакытында түләү кирәк. Исегезгә төшерәбез: физик затлар 2012 ел өчен транспорт салымын - 1 ноябрьгә, җир салымын 15 ноябрьгә түләргә тиеш. Әлеге төр салымнарны вакытында түләмәгән очракта, кичектерелгән һәр көн өчен пени исәпләнә башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев